news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Игорь Шувалов: “Төзелеш комплексындагы уңышлар – Татарстанның казанышы”

Россия Хөкүмәтенең беренче вице–премьеры Татарстанда капиталь ремонт программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәләренә багышланган утырышта катнашты

(Казан, 21 декабрь, “Татар–информ”, Михаил Миронов). Россия Хөкүмәтенең беренче вице–премьеры Игорь Шувалов Татарстан төзелеш тармагының 2009 елдагы казанышларын югары бәяләде. Бу хакта ул бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев катнашында узган утырышта хәбәр итте.
ТР төзелеш, архитектура һәм торак–коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин республика төзелеш тармагындагы эш нәтиҗәләренә багышланган докладында хәбәр иткәнчә, Татарстанда эре төзелеш проектлары (“ТАНЕКО” нефть эшкәртү заводын, Универсиада объектларын төзү, күпфатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасы) гамәлгә ашырылды. “Күрелгән чаралар нәтиҗәсендә, быел безнең төзелеш тармагында кризис күзәтелмәде. Ә торак–коммуналь хуҗалыгы өчен ул яхшы ел булды”, – диде министр.
М.Хөснуллин китергән мәгълүматларга караганда, 2009 елда Татарстанда төзелеш–монтаж эшләренең күләме 2008 ел белән чагыштырганда 16 процентка арткан. “Тармакта эшләүчеләрнең саны, кризиска да карамастан, артты”, – дип хәбәр итте министр.
“Быел без 2 миллион квадрат метр торак файдалануга тапшырдык. 2010 елда да ул шуннан кимемәс дип өметләнәбез. Әмма хәзерге вакытта 2011–2012 еллар хакында уйларга кирәк”, – дип ассызыклады министр.
Марат Хөснуллин “Һәркем алырлык һәм уңайлы торак” өстенлекле илкүләм проекты буенча торак төзү күләменең кимүен билгеләп үтте.
Министр Игорь Шуваловның игътибарын ипотека кредитына ярдәм итүдә гамәлдәге федераль инструментларның катлаулы булуына юнәлтте.
ТР төзелеш, архитектура һәм торак–коммуналь хуҗалык министры хәбәр иткәнчә, республикада 15 миллиард сумга төшкән күпфатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасы гамәлгә ашырылуга да карамастан, проблема кала бирә. “Капиталь ремонт эшләрен тулысынча төгәлләү өчен 34 миллиард сум акча кирәк”, – диде ул.
Министр Игорь Шуваловка Торак–коммуналь хуҗалыгын реформалаштыруга ярдәм күрсәтү фондыннан федерация субъектларын алга таба финанслау мөмкинлеген карау үтенече белән мөрәҗәгать итте.
“Моннан бер ел элек без Минтимер Шәймиев белән кризисның ни рәвешле дәвам итәчәге хакында фикер алышкан идек, – диде Россия Хөкүмәтенең беренче вице–премьеры Игорь Шувалов. – Без төзелеш тармагы хакында бик җитди фикер алыштык һәм әлеге тармакта зур проблемалар килеп чыгар дип көттек. Ул чагында Татарстан башлыгы эшсез калган төзүчеләрне капиталь ремонт, торак фондын яңартуга җәлеп итү кирәклеге хакында әйтте. Капиталь ремонт буенча ирешкән уңышларыгыз – республиканың зур казанышы”.
Игорь Шувалов хәбәр иткәнчә, 2010 елда Россия Хөкүмәте коммерция ипотекасын үстерү буенча киң колачлы программаны гамәлгә ашыра башлаячак.
Тулаем алганда, беренче вице–премьер Татарстан җитәкчелегенең эш нәтиҗәләрен югары бәяләде. “Сезнең белән эшләве рәхәт, – дип мөрәҗәгать итте Игорь Шувалов республика җитәкчелегенә. – Карарлар кабул иткәндә бәхәсләшергә дә туры килә, әгәр карар кабул ителгән икән инде, ул үтәлә. Бу сезнең уңышыгыз, Минтимер Шәрипович – сез профессиональ команда туплауга ирештегез. Сез башлаган барлык проектларның да уңышлы тәмамлануы әнә шул хакта сөйли”.



news_right_1
news_right_2
news_bot