news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Игорь Шувалов Казанга халыкара форумда катнашу өчен килде

РФ беренче вице-премьерын ТР Президенты каршы алды.

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). РФ беренче вице-премьеры Игорь Шувалов һава юлы белән Казанга килде. Аэропортта аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.

Шувалов Иннополиста уздырыла торган “Яшәү өчен мохит: яңа стандартлар” I халыкара форумында катнаша. Торак мохитне проектлау мәсьәләләре буенча махсус оештырылган әлеге чарага исемнәре дөньяда билгеле булган экспертлар, белгечләр килгән. Анда Россиядә торак һәм шәһәр мохите сыйфаты, шәһәрне планлаштыру, торак төзү һәм уңайлыклар булдыру өлкәсендә закон базасын яңарту мәсьәләләре турында сүз бара. Бүген, форумның икенче көнендә, проектлау культурасы, торак һәм шәһәр мохите белән эш итү буенча дискуссияләр була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100