news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Игорь Шувалов “КАМАЗ”да булды

Вице-премьер бәяләвенчә, предприятие кризис сынавын лаеклы уза

(Чаллы, 9 ноябрь, «Татар-информ», Евгений Сироткин). Бүген РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов Чаллыда булды. Аны РФ икътисади үсеш министрының урынбасары Александра Левицкая, “Ростехнологияләр” дәүләт корпорациясенең генераль директоры Сергей Чемезов, аның урынбасары Игорь Завьялов, Тышкы икътисади банк идарәсе рәисе Владимир Дмитриев озатып йөрде.
“КАМАЗ”да кунакларны ТР Хөкүмәте Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Чаллы мэры Илдар Халиков, “КАМАЗ” ААҖнең генераль директоры Сергей Когогин каршы алды.
Игорь Шувалов “Камминз Кама” уртак предприятиесендә, “Мастер” Кама индустриаль паркы ААҖнең А класслы яңа логистика терминалында, “LEONI” заводы мәйданында булды. Кунаклар “КАМАЗ”ның фәнни-техник үзәгендә корпорация предприятиеләре чыгара торган махсус техника күргәзмәсен, шул исәптә “КАМАЗ” рейстайлинглы автомобильләрне карады.
КАМАЗ”ның спутнигы комплектлаучы эшләнмәләр җитештерүче “Мастер” Кама индустриаль паркы катлаулы икътисади кризис шартларында да бер урында тормый, үсеш ала.
“Мастер” Кама индустриаль паркының арендаторларының берсе – КАМАЗ йөк машиналары өчен компонентлар җитештерүче “ЛЕОНИ Вайэринг Системс (РУС)” ҖЧҖ предприятиесе, ул бу көннәрдә генә тантаналы рәвештә ачылды. 5 мең кв.метр мәйданда 70 кеше хезмәт куя. Германия компонентларының гомуми өлеше 24 процентка якын тәшкил итә.
Шәһәр мэры Илдар Халиков төбәктәге беренче логистика үзәгенең әһәмиятен шәрехләде: “Мастер” Кама индустриаль паркы арендага мәйдан бирү белән түгел, ә предприятиеләр һәм эшмәкәрләр өчен инфраструктура булдыру белән шөгыльләнә.
Игорь Шувалов бәяләвенчә, предприятие кризис сынавын лаеклы уза: “Техника сатып алына, халык өчен Татарстан Республикасында һәм Чаллыда шәхси эш ачу мөмкинлеге тудырыла. Бүген “КАМАЗ”да ихтыяҗ кимегән вакытта та уңышлы эшләп килүче предприятиеләр белән таныштык. Гомумән алганда, предприятиенең перспективалары яхшы булуы күренә”.
2009 ел автомобиль техникасы җитештерүчеләр өчен генә түгел, ә дөнья автосәнәгате өчен катлаулы булды, дип билгеләп үтте РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары. Хәзерге вакытта Россия Федерациясендә автомобиль төзелешенең перспективалы программасы һәм автомобиль җитештерүчеләргә ярдәм итү турындагы хөкүмәт карарлар әзерләнелә, дип белдерделәр “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Автошәһәр мэриясенең матбугат хезмәтендә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100