news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Игорь Шувалов: Чаллы депрессив моношәһәрләр исемлегеннән төшеп кала

Вице-премьер депрессив моноберәмлекләр исемлеге кыскара ала дип саный.

(Казан, 4 февраль, “Татар-информ”). Россия Федерациясе Хөкүмәте вице-премьеры Игорь Шувалов кичә кайбер торак пунктлар депрессив моношәһәрләр исемлегеннән чыгарыла ала дип белдерде. Алар арасында ул Яр Чаллыны да әйтеп узды.

Россия Федерациясе Хөкүмәтендә моноберәмлекләр үсеше өчен җаваплы вице-премьер Кемерово өлкәсенең Анжеро-Судженск шәһәрендә булган. Ул моношәһәрдә барган үзгәрешләр белән танышкан, дип белдерә НТВ.

Кемеровода үткән “Төзекләндерүгә 5 адым: Моношәһәрләрдә мохит сыйфатын ничек күтәрергә” стратегик сессиясендә Шувалов моношәһәрләр исемлегеннән Череповец һәм Чаллы, шулай ук Анжеро-Судженск чыгарыла ала дип саный. .

Хәзерге вакытта Россия моношәһәрләре исемлегенә 319 муниципаль берәмлек керә. Татарстанда алар - Кама Аланы, Яшел Үзән,Түбән Кама, Чаллы, Алабуга, Менделеевск.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100