news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Игорь Шувалов: “2010 елда мәшгульлеккә ярдәм күрсәтү программасы дәвам иттереләчәк”
И.Шувалов фикеренчә, кризиска каршы программаларны гамәлгә ашыруда Татарстан тәҗрибәсе аларның уңышлы дәвам итәчәгенә исәп тотарга мөмкинлек бирә
Скопировать ссылку
(Казан, 21 декабрь, “Татар–информ”, Михаил Миронов). Татарстан Республикасы 2010 елда кризиска каршы чараларны гамәлгә ашыруда федераль үзәкнең ярдәменә исәп тота ала. Бу хакта бүген РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев катнашында узган утырышта хәбәр итте.
ТР Премьер–министрының беренче урынбасары Равил Моратов үз докладында хәбәр иткәнчә, кризис чорында Татарстан икътисадының реаль секторы 110 миллиард сум акча алган. “Кризиска каршы чараларга барлык чыганаклардан 110 миллиард сум акча бүлеп бирелде. Болар – “ТАНЕКО” проекты, Универсиада объектлары, капиталь ремонт. Акчалар турыдан–туры халык ихтыяҗларына һәм республика икътисадына тотылды”, – дип ассызыклады Р.Моратов.
Татарстан Премьер–министры Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, муниципаль ихтыяҗлар өчен техника сатып алу федераль программасы Татарстан автоҗитештерүчеләренә ярдәм иткән. “Без республикада 1000 нән артык машина сатып алдык. Бу «Sollers» һәм “КАМАЗ”га зур ярдәм булды”, – диде Премьер–министр.
Шул ук вакытта Татарстан Хөкүмәте башлыгы халык мәшгульлеген тәэмин итү, җәмәгать эшләре программаларының әһәмиятен югары бәяләде. “КАМАЗ”га җәмәгать эшләре программасы бик нык ярдәм итте, аннан башка заводта чыннан да кризис булыр иде”, – дип саный Р.Миңнеханов.
Республика Премьер–министры шулай ук хезмәт базарындагы киеренкелекне киметү федераль программасы кысаларында гамәлгә ашырылучы халыкның үзмәшгульлеген тәэмин итү программасын билгеләп үтте.
“Эшсезлеккә каршы көрәш программасын дәвам итәргә кирәк, ул бик тә файдалы, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Бу – гражданнарга реаль ярдәм”. ТР Премьер–министрының сүзләренә караганда, Татарстан киләсе елга шундый ук программага федераль бюджеттан 3 миллиард сум акча бүлеп бирүгә заявка әзерли.
Россия Хөкүмәтенең беренче вице–премьеры Игорь Шувалов Татарстанда эшсезлеккә каршы көрәш программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәләренә югары бәя бирде. “Быел программаларны никадәр уңышлы гамәлгә ашыруыгыз акчаны төптән уйлап сарыф итүегезнең гарантиясе булачак, – дип мөрәҗәгать итте И.Шувалов республика җитәкчелегенә. – Киләсе елда мәшгульлек программасына 36 миллиард сум акча юнәлдерелде. Үз программагызны әзерләгез, ә безнең яктан тоткарлыклар булмаячак”.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2