Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Игорь Привалов: “Кама Аланы – Татарстанның иң төзек шәһәрләренең берсе”
Игорь Привалов: “Кама Аланы – Татарстанның иң төзек шәһәрләренең берсе”
(Кама Аланы, 18 август, «Татар-информ», Артур Хәлилуллов). Бүген шәһәр җирлеге башлыгы Игорь Привалов “Иң яхшы ишегалды” конкурсына нәтиҗәләр ясаганда Кама Аланы үсешендә зур перспективалар булуы турында билгеләп үтте.
Бүген Кама Аланында Шәһәр көне билгеләп үтәләр. Әлеге конкурс та шул вакыйгага багышланган иде. Муниципаль берәмлек башлыгы Игорь Привалов әлеге исемне алуга дәгъва кылган ишегаллары белән танышып чыкканнан соң, игътибарын шәһәрнең Үзәк урамыннан ерак булмаган 1/12нче йортлар янындагы территориягә юнәлтте.
“25 ел эчендә безнең шәһәр халкына катлаулы вакытлар кичерергә туры килде, тик бүгенге көндә Кама Аланы Татарстанның иң төзек торак пункты булып тора”, - дип билгеләп үтте И.Привалов. Өстәвенә, Кама Аланы быел төзекләндерү буенча Россия конкурсында да җиңеп чыккан.
Җиңүчеләрне бүләкләү кысаларында шәһәрнең иҗат төркемнәре катнашында балалар концерты үтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз