news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Игорь Манн Татарстан Хөкүмәте Йортында үз-үзеңне үстерү турында лекция укыды

Лекцияне республика Министрлар Кабинеты һәм Татарстан Президенты Аппараты вәкилләре тыңлады.

(Казан, 28 май, "Татар-информ"). Россия маркетологы һәм икътисадчысы Игорь Манн Татарстан Хөкүмәте Йортында “Иң беренче: Эшләгән эшеңне ничек тагын да яхшырак башкарырга” дип аталган лекция укыды. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Маннга килүе өчен рәхмәт белдерде. Лекцияне республика Министрлар Кабинеты һәм Татарстан Президенты Аппараты вәкилләре тыңлады.

Лекция барышында Игорь Манн шәхси үсеш, үз карашыңны киңәйтү һәм тормыш мәгънәсенә төшенү турында сөйләде. Шулай итеп ул тыңлаучыларны очрашуларга соңга калмаска, тышкы кыяфәткә игътибарлы булырга, әйләнә-тирәдәгеләрне рухландыра һәм аларга шәхси алым таба белергә кирәклеген аңлатты.



Игорь Манн шулай ук шәхси нәтиҗәлелеккә, клиентка ориентлашуга һәм маркетингка багышланган берничә китап авторы да булып тора.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100