news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Игорь Левитинга Казанның транспорт инфраструктурасы үсеше проектын тәкъдим иттеләр
Бүген РФ транспорт министры 2013 елгы Универсиадага әзерлек һәм үткәрү кысаларында шәһәрнең транспорт инфраструктурасы үсеше проекты белән танышты
Скопировать ссылку
(Казан, 16 июнь, «Татар-информ», Михаил Миронов). Бүген Россиянең транспорт министры 2013 елгы Универсиадага әзерлек һәм үткәрү кысаларында шәһәрнең транспорт инфраструктурасы үсеше проекты белән танышты. Министрны ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин озатып йөрде. Игорь Левитинның Казан буенча сәфәре турында журналистларга “2013 елгы Универсиада дирекциясе” МУП җитәкчесе Владимир Леонов сөйләде.
“Бүген без Игорь Левитинга транспорт логистикасын тәкъдир итәбез, - дип белдерде В.Леонов. – Без министрга төп объект буларак, Универсиада авылын күрсәттек. Ул барлык транспорт агымы башлана торган үзәк. Биредә 12 мең спортчы урнашачак, алар иртән спорт объектларына китәчәк, ә кичен – авылга кайтачаклар”.
“Игорь Левитинның Казанның логистика моделе уңаеннан кайбер идеяләре пәйда булды, аерым алганда, метро станцияләре санын арттыру, - дип билгеләп үтте Владимир Леонов. – Шулай ук урам-юл челтәрен киңәйтү, Универсиада автотранспорты өчен махсус полоса булдыру каралган.”
“Без Ратушада киңәйтелгән тәкъдир итү чарасы оештырабыз, анда 2013 елгы Универсиадага әзерлек һәм үткәрү кысаларында Казанның транспорт инфраструктурасы хакында үз позициябезне белдерәчәкбез. Шулай ук Россия шәһәрләрендә, шул исәптә Сочида эшләп зур тәҗрибә туплаган Санкт-Петербург проект институты тарафыннан әзерләнгән урам-юл челтәре үсеше программасын тәкъдим итәчәкбез”, - дип хәбәр итте В.Леонов.
“Спорт объектларын һәм Универсиада авылын финанслау федераль үзәк тарафыннан расланган, бу акчаларны алырга өметләнәбез. Бүген без транспорт инфраструктурасы буенча фикер алышабыз, - диде Владимир Леонов. – 2013 ел турында гына сөйләмибез, ә бу вакыйга нинди мирас калдырачагы турында уйлыйбыз. Бу - юллар, объектлар, барлык шәһәр инфраструктурасы”.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot