Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Игорь Левитин Байлар Сабасында өстәл теннисы буенча халыкара турнирны ачты
Бүген Байлар Сабасында «Саба-Арена» спорт мәктәбе территориясендә өстәл теннисы буенча XXIV халыкара турнир ачылды, ул шәһәр тибындагы бистәдә өченче тапкыр уза.
Турнирны ачу тантанасының мактаулы кунагы, Россия Федерациясе Президенты киңәшчесе Игорь Левитин турнирның дәрәҗәсе елдан-ел артачагын билгеләп үтте.
«Сезне халыкара турнирда сәламлим. 24 ел элек без Сабада мондый халыкара турнир узачагын күз алдына да китерә алмаган идек. Шуны әйтәсем килә, федерация вәкилләре Сабага агачтан ясалган кубок алып килде, чөнки сез агач эшен яхшы белә торган кешеләр.
Мин бу кубокны иң көчле спортчылар алуын теләр идем, киләсе елда да безнең- юбилей, һәм бирегә югары дәрәҗәдәге спортчыларны алып киләчәкбез», – дип билгеләп үтте Россия Өстәл теннисы федерациясенең Попечительләр советы рәисе, Европа өстәл теннисы берлегенең элеккеге президенты Игорь Левитин.
Быел турнир өченче мәртәбә уза, анда Беларусь Республикасы, Кытай Халык Республикасы, Таҗикстан Республикасы һәм Төрекмәнстан Республикасыннан 120дән артык иң көчле спортчы катнаша. Россия Федерациясен илнең 18 төбәгеннән килгән спортчылар, шул исәптән Россия Өстәл теннисы федерациясе рейтингының беренче унлыгындагы иң көчле теннисчылар (Мария Тайлакова, Влада Воронина, Ольга Воробьева һәм Максим Гребнев) тәкъдим итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз