news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Игорь Левитин “КАМАЗ”да булды
Кризис шартларында 3,5 млрд. сум “КАМАЗ”ның бүгенге көндә булган заказларыннан тыш, җитди ярдәм булып тора
Скопировать ссылку
(Чаллы, 16 июнь, «Татар-информ», Евгений Сироткин). Кичә Чаллыда “КАМАЗ” ААҖ белән “Дәүләт транспорт лизинг компаниясе” ААҖнең хезмәттәшлек итү турындагы килешүе имзаланды.
Документка кул кую тантанасында катнашу өчен “КАМАЗ”га Виктор Клочай җитәкчелегендәге “Дәүләт транспорт лизинг компаниясе” ААҖ делегациясеннән тыш РФ транспорт министры Игорь Левитин һәм ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов килде. Киңәшмәдә шулай ук Чаллы шәһәре мэры Илдар Халиков та катнашты.
Кунаклар компаниянең генераль директоры Сергей Когогин озатуында “Камминз-Кама” уртак предприятиесендә, Автомобиль заводында, Фәнни-техник үзәктә булдылар. Алар анда “КАМАЗ” ААҖнең заманча автомобиль техникасы күргәзмәсен карады һәм “КАМАЗ-мастер” спорт командасы эше белән танышты.
РФ транспорт министры Игорь Левитин экскурсиядән соң рейсталинглы “КАМАЗ” руле артына утырды һәм ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов белән “КАМАЗ” ААҖнең генераль дирекциясе янына килде.
“Бүген без Чаллыда Россия Федерациясендә тәүге килешүгә кул куйдык, ул Россиянең юл предприятиеләре өчен “КАМАЗ” автомобильләре сатып алудан гыйбарәт. Гомумән, “КАМАЗ” ААҖ өчен бу озак вакытлы хезмәттәшлек. “КАМАЗ”лар Себер һәм Ерак Көнчыгыш аэродромнарын кардан чистарту өчен файдаланылачак”, - диде РФ транспорт министры Игорь Левитин. Министр шулай ук барлык автомобильләрдә дә техника эшенең нәтиҗәлелеген күзәтергә мөмкинлек бирүче ГЛОНАСС системасы куелачак, дип өстәде.
“Кризис шартларында 3,5 млрд. сум “КАМАЗ”ның бүгенге көндә булган заказларыннан тыш, җитди ярдәм булып тора. Бу бер юллык кына эш түгел, ә системага салынган эш, киләчәктә дә бу юнәлештә эшләячәкбез”, - дип белдерде ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов.
Кризис шартларында мондый килешү төзү яклар өчен генә түгел, ә Россия сәнәгате һәм автотранспорт коммуникацияләренең гомумдәүләт системасы өчен дә зур әһәмияткә ия.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot