Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Игорь Левитин авиация тармагы киләсе елга элекке күрсәткечләренә кайтыр дип саный
Россия Президенты ярдәмчесе авиациянең иң зур зыян күргән тармак булганын искәртте.
(Казан, 24 июнь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, авиация тармагы киләсе елга элекке үсеш күрсәткечләренә кайтыр, дип саный. Бу хакта ул журналистларга «Казан» аэропортында «Аэрофлот» компаниясенең Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемендәге самолетында килгәч әйтте.
«Авиация — иң зур зыян күргән тармак. Россия Президенты авиакомпанияләргә 23 млрд сум, аэропортларга 10 млрд сумнан артык акча бүлеп бирү турында карар кылды. Әгәр самолетлар бүгенге Мәскәү-Казан рейсы кебек тулы булса, тармак дүртенче кварталга югалтуларның саллы өлешен компенсацияләргә тиеш. Тармак киләсе елга вируска кадәр булган күрсәткечләренә кайтыр дип уйлыйм», — дип белдерде Левитин.
Ул Владимир Путинның яңа авиация суднолары, шул исәптән, 59 Superjet самолеты, санитар авиация өчен 66 вертолет төзелеше турында карары мөһим булуын әйтте. «Бүгенге вазгыятьтә бу аеруча актуаль», — диде.
Игорь Левитин Муса Җәлил исемендәге самолетның беренче рейс белән Казанга килү көне хәрби парад белән туры килүе бик әйбәт булганын да искәртте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз