news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Игорь Комаров: Халыклар бердәмлеге көне – туган җиргә мәхәббәт билгесе

Россия Президенты Владимир Путинның Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров округ халкын Халыклар бердәмлеге көне белән котлады.

«Бу бәйрәм – туган җиребезгә мәхәббәт билгесе. Гасырлар буе бердәмлек һәм теләктәшлек, дуслык һәм үзара ярдәмләшү, яхшылыкка һәм тарихи дөреслеккә ышаныч безнең зур илебезне, безнең Ватаныбызны — Бөек Россияне төзеде һәм үстерде», – диде Комаров

«Гомуми кыйммәтләр безнең күпмилләтле дәүләтебезне бүген дә ныгытып тора. Бу – безнең көчебез. Хәзер, махсус хәрби операция барган чорда, бу хакта истә тоту аеруча мөһим. Ватаныбызны ныгытуга һәм тынычлык урнаштыруга үз өлешен керткән Идел буе федераль округында яшәүчеләргә рәхмәтемне белдерәм», – дип язган вәкаләтле вәкил.

Котлавын тәмамлап, Игорь Комаров Идел буенда яшәүчеләргә ныклы «сәламәтлек, чыдамлылык һәм үзара аңлашу» теләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100