news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Игорь Комаров: Татарстан өчен башкара алмаслык эш булмавын күрсәттегез

«Үз казанышлары, уңышлары белән Татарстан ил тормышында зур роль уйнавын күрсәтте», — диде РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле.

Игорь Комаров: Татарстан өчен башкара алмаслык эш булмавын күрсәттегез

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Авырлыкларга карамастан, сез тагын бер кат Татарстан өчен башкара алмаслык эш булмавын күрсәттегез», — диелә РФ Президентының ИФО дагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаровның сәламләү хатында. 

Казан Кремлендә ТАССРның 100 еллыгына йомгак ясауга багышлаган утырышта Игорь Комаров исеменнән аның урынбасары Игорь Паньшин сәламләде. «Барлык билгеләнгән чараларны югары дәрәҗәдә уздырдыгыз. 

Республикада алга таба да юбилей чараларын уңышлы дәвам итәр дип ышанам», — диелә хатта. 

«Татарстан үз казанышлары, уңышлары белән ил тормышында зур роль уйнавын күрсәтте. Татарстан куәтле сәнәгать кластеры да, алдынгы технологияләр үсеше урыны да», — дигән юллар бар.

Юбилей елында республика белән бәйле билгеле шәхесләрнең исемнәре мәңгеләштерелүе әйтелә. «Төрле конфессия кешеләре - бөтен Россия горурлыгы. Бүген Татарстан халыклар дуслыгы үрнәге булып тора. Республика халкы милләтара һәм конфессияара татулык белән горурлана ала», — дигән Игорь Паньшин.

Ул бүгенге чарага киләсе елга күпер булганын искәртә. «Татарстанда бу сорауга аерым караш. Республикада полилингваль белем бирү компекслары үсеш ала. Минтимер Шәймиев үз мисалында шушы проектны гамәлгә ашырып, татар теле, татар традицияләрен саклап калуда зур ярдәм күрсәтә. Туган телләр елы уңышлы узуын телим», — дип тәмамлана сәламләү хаты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100