Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Игорь Комаров Рөстәм Миңнехановны Россия көне белән котлады
Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Рөстәм Миңнехановка Россия көне уңаеннан котлау юллаган.
Үзенең мөрәҗәгатендә Комаров илкүләм бердәмлек, буыннар дәвамлылыгы һәм ил тарихына хөрмәт символы буларак бәйрәмнең әһәмиятен ассызыклады.
«Ата-бабаларыбызның данлы традицияләрен саклап, без көчле һәм бәйсез дәүләт төзүне дәвам итәбез. Бөек, яраткан Туган илебездә бер-беребезне хөрмәт итәбез, киләчәк турында уйлыйбыз һәм үткәнне, батырлыклар һәм казанышлар турында истә тотабыз. Безнең көч — патриотлыкта һәм бердәмлектә», - диелә котлауда.
Ул Рөстәм Миңнехановка сәламәтлек, иминлек һәм Ватан өчен яңа уңышлар теләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз