Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Игорь Комаров Рөстәм Миңнехановка: Сайлау нәтиҗәләре сез сайлаган юлның дөреслеген раслый
Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Рөстәм Миңнехановны Татарстан Рәисе вазифасына керешүе белән котлады. «Сайлау нәтиҗәләре сез сайлаган юлның дөрес булуын раслый: 2 млн сайлаучы республикадагы үзгәрешләрә теләктәшлек күрсәтте. Россиядә 2025 елда сайланган төбәк башлыклары арасында бу иң югары күрсәткеч», – диде ул чыгышында.
Игорь Комаров Рөстәм Миңнехановның югары профессиональлеген билгеләп үтте. «15 ел төбәк җитәкчесе буларак Рөстәм Миңнеханов иң югары нәтиҗәләргә омтылучанлыгын һәм халык иминлеге турында кайгыртучанлыгын күрсәтә», – диде.
Ул бүген Татарстан баланслы төстә үсеш алуын ассызыклады. Тарихи традицияләр, төрле милләтләр, диннәрнең дустанә мөнәсәбәте, Татарстанның фәнни, сәнәгый үсеш потенциалы, авыл хуҗалыгы һәм башка тармаклардагы үсеш уңышлы дәүләт сәясәтенең нәтиҗәлелеген күрсәтүен әйтте.
Игорь Комаров республиканың округта тулай төбәк продукт күрсәткече буенча беренче урында булуын билгеләп узды.
«Татарстан инвестицияләр буенча лидерларның берсе, яңа мәгълүмати технологияләрне актив кертә. Татарстан җитәкчелеге махсус хәрби операциядә катнашучыларны, аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтә. Төбәктә ярдәмгә мохтаҗ халыкка булышлык тоела», – диде.
Игорь Комаров Рөстәм Миңнеханов командасына алдагы эшчәнлектә уңышлар теләде. «Татарстан чәчәк атсын!» – дип татарча теләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз