Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Игорь Комаров Рөстәм Миңнеханов белән “Казан Мәрьям Ана иконасы” соборын карады
РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле төзелеш сыйфатына һәм проектны гамәлгә ашыру тизлегенә югары бәя бирде.
(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров “Казан Мәрьям Ана иконасы” соборын карадылар. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рөстәм Миңнеханов белән Игорь Комаров Крестовоздвиженский чиркәвен карадылар. Биредә аларга бөтен дөньяга танылган Казан Мәрьям Ана иконасы һәм чиркәү тарихы турында сөйләделәр. Кунаклар башка корылмаларны да карады, диелгән әлеге хәбәрдә.

РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле төзелеш сыйфатына һәм проектны гамәлгә ашыру тизлегенә югары бәя биргән.

Төзелә торган соборны карауда шулай ук Әлмәт һәм Бөгелмә епискобы Мефодий да катнашкан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз