news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Игорь Комаров махсус хәрби операция ветераны Александр Тихонов белән очрашты

Игорь Комаров махсус хәрби операция ветераны Александр Тихонов белән очрашты
Фото: Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиллек матбугат хезмәте

Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров махсус хәрби операция ветераны Александр Тихонов белән очрашты. Алар «Геройлар вакыты» программасының беренче модуле нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Бу хакта Тулы вәкаләтле вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Программа Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча гамәлгә ашырыла һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен каралган. Шулай итеп, Тихонов июль ахырыннан башлап дәүләт башлыгының Тулы вәкаләтле вәкиле җитәкчелегендә стажировка узды. Аны әзерләү махсус программа буенча алып барылды. Тихонов Идел буеның сигез төбәге - Татарстан, Башкортостан, Чувашиядә, шулай ук Түбән Новгород, Киров, Самара, Оренбург һәм Пенза өлкәләрендә булды. Ул дәүләт һәм муниципаль идарә нигезләре, төбәкләрдә дәүләт хакимияте органнары һәм Вәкаләтле вәкил аппараты эше белән практикада таныша алды.

Татарстанга сәфәре вакытында программада катнашучы Кызыл Байраклы Жуков орденлы Казан югары танк команда училищесында булды, Танкчылар көне уңаеннан бәйрәм чараларында катнашты.

Казан хәрби госпиталендә, төбәк белән идарә итү үзәгендә, Советлар Союзы Герое Б.К. Кузнецов исемендәге Казан кадетлар интернат-мәктәбендә булды.

Шулай ук төбәкләргә сәфәрләре кысаларында Тихонов «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының төбәк филиалларында, Саклану министрлыгының мәгариф учреждениеләрендә, Төбәк белән идарә итү үзәкләрендә, округ проектлары мәйданчыкларында булды, батырлык дәресләрендә укучылар белән очрашты, округ советы, Идел буе шәһәрләре ассоциациясе, Идел буе федераль округы Закон чыгаручылары ассоциациясе һәм башка бик күп чараларда катнашты. Ул остазы — Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров белән бергә эшләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100