Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Игорь Комаров махсус операциядә катнашучының гаиләсенә Россия Герое бүләген тапшырды
Бүген Самарада РФ Герое Андрей Колпаков үлгәннән соң «Алтын Йолдыз» медале белән бүләкләнде. Медальне аның хатыны Ольга Колпаковага Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм Самара өлкәсе губернаторы Вячеслав Федорищев, шулай ук элеккеге хезмәттәшләре катнашкан тантанада тапшырдылар.
«Һәрбер солдат һәм офицерның тормышында батырлык кылырга вакыт җиткән мизгел башланырга мөмкин. Гаиләсе, туган иле, сугышчан иптәшләре һәм тыныч гражданнар хакына. Сезнең ирегез, улыгыз һәм әтиегез кебек офицерлар – хәзерге вакытта сафта һәм алгы сызыкта булган солдатлар өчен намус, профессионализм һәм батырлык үрнәге. Шулай булды һәм һәрвакыт шулай булачак», - дип мөрәҗәгать итте Игорь Комаров бүләкне тапшырганда Геройның гаиләсенә.
Россия Героеның әтисе, полковник Валерий Колпаков командованиегә һәм улының дусларына рәхмәт белдерде. «Мин улым белән горурланам», - диде ул.
Губернатор Вячеслав Федорищев Колпаковлар гаиләсенә шундый ул үстергән өчен рәхмәт әйтте, аның кыйммәтләре һәм туган илгә мәхәббәте балалар өчен үрнәк булачагына ышандырды.
Идел буе федераль округында 300гә якын Россия Федерациясе Герое (1992 елдан бирле бүләкләнгән), шулай ук 2,5 меңнән артык Советлар Союзы Герое, «Дан» орденының 476 тулы кавалеры, «Изге Георгий» орденының ике кавалеры исәпләнә.
Андрей Колпаков Ульяновскида туган, танк частьләрендә командир булып хезмәт иткән һәм 2022 елда хәрби хезмәткә чакырылган. 2023 елның 8 сентябрендә ул дошманның яшерен взвод терәк пунктын таба. Артиллерия расчетын ут позицияләренә оператив рәвештә урнаштырып, саклану позицияләре алырга боерык бирә. Нәтиҗәдә, терәк пунктны юк итәләр һәм дошман зур югалтуларга дучар була, шул исәптән ике реактив система юкка чыгарыла. Элегрәк биләгән позицияләргә чигенгән вакытта, дошман разведка төркеменә ут ача. Андрей Колпаков, урында тиз арада ориентлашып, шәхси составка яшеренергә боерык бирә. Ул сугышчан иптәшләрен тиз генә окопка төртеп төшерә һәм икесен гәүдәсе белән каплый. Һәм аларны үз тормышы бәрабәренә коткарып кала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз