Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Игорь Комаров: Көчле кешеләр иле – бөек Россия белән горурланабыз
Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров округ халкын Россия көне белән котлады.
«Кадерле Идел буе федераль округы халкы, сезне Россия көне белән котлыйм!
Бу көн – зур илебезнең бердәмлеге һәм күптөрлелеге, үзара хөрмәт һәм дуслык символы. Күп гасырлык бердәмлек, күршелек һәм туган җиргә мәхәббәт нигезендә без бәхетле тормыш өчен заманча, көчле һәм бәйсез илебезне – Россияне төзибез. Ата-бабаларыбыз гасырлар дәвамында традицияләрне саклаган, батырлыклар кылган һәм Ватан өчен гомерен корбан иткән. Бүген дә илебез гражданнары намус белән Ватанны яклый. Без көчле кешеләр иле – бөек Россия белән горурланабыз!
Барыгызга да саулык, бәхет, уңышлар һәм иминлек телим!» – диелә котлауда.
- Россия көне – ел саен 12 июньдә билгеләп үтелә торган дәүләт бәйрәме. Ул 1992 елның 11 июнендә РФ Югары Советы карары белән билгеләнгән. 1994 елда бәйрәмгә дәүләт статусы бирелә, һәм ул Россиянең дәүләт суверенитеты турында декларация кабул итү көне дип атала башлый. 2002 елда исем бүгенге вариантка – «Россия көне»нә үзгәртелә.
- Рәсми рәвештә ял көне булган Россия көнендә бөтен ил буенча тематик бәйрәм чаралары уза.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз