Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Игорь Комаров: Казан – төрле мәдәниятләрнең уртак тел табу урыны
Россия Президентының Идел буе округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров сүзләренчә, Казан – төрле мәдәниятләрнең уртак тел табу урыны. Бу хакта ул «Россия – Ислам дөньясы» Стратегик караш» төркеме утырышында сөйләде.
«Россия – Ислам дөньясы» Стратегик караш» төркеме гадәттәгечә Казанда җыела. Татарстан башкаласы күптәннән уртак эш һәм иҗатта төрле мәдәниятләр һәм берләшмәләрнең уртак тел табу урыны булды. Быел утырыш темасы «Россия һәм ислам илләре арасында хезмәттәшлек һәм үзара аңлау нигезе буларак гомуми кыйммәтләр» дип аталуы да символик мәгънәгә ия. Гомуми кыйммәтләр Россия халыкларының бердәмлек чыганагы булып тора», – дип белдерде Игорь Комаров.
Ул Россия дәүләте ил эчендә дә, халыкара мәйданда да үзара отышлы, тотрыклы, тигез мөнәсәбәтләр урнаштыруга йөз тотуын билгеләп үтте.
«2022 елдан чит илләр тарафыннан массакүләм коммуникация чаралары ярдәмендә милләтара низаглар кузгату омтылышлары биш тапкыр артса да, социологик сораштыру нәтиҗәләре милләтара мөнәсәбәтләр торышы шактый югары дәрәҗәдә калуын күрсәтә», – дип белдерде Игорь Комаров.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз