news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Игорь Комаров Кабан күле буенда һәм Казанның төзекләндерелгән ишегалдында булачак

РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле бүген эш сәфәре белән Татарстан башкаласына килә.

Игорь Комаров Кабан күле буенда һәм Казанның төзекләндерелгән ишегалдында булачак
Егор Никитин

(Казан, 23 июль, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Бүген РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Татарстанга рәсми сәфәре барышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бергә Кабан күле буенда һәм Казанның «Безнең ишегалды» программасы буенча төзекләндерелгән ишегалдында булачак. Республика Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова онлайн-брифингта шулай дип белдерде.

«Кунакның берничә объект белән танышуы, аңа Кабан күленең яр буен тәкъдим итү (проектны гамәлгә ашыруның хәзер нинди стадиядә булуы хакында бәян ителәчәк) һәм Президент программасы буенча төзекләндерелә торган ишегалларының берсендә булуы көтелә», - диде Галимова.

Иң элек Татарстан Президенты һәм вәкаләтле вәкил Кабан күле буенда алып барыла торган эшләргә бәя бирәчәк. Шуннан соң Бигичев һәм Глушко урамнарындагы уртак сквер белән берләштерелгән өч ишегалдын үз эченә алган территория белән танышачаклар. Бу территориядәге барлык йортлар 2000нче еллар башында төзелгән. Проект әлеге ишегалды территорияләрен үстерүне күздә тота.

РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Татарстанга рәсми сәфәре барышында Горки-Әмәт урманында да булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100