news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Игорь Комаров: Ислам һәм христиан вәкилләренең тату яшәве баланс үрнәге булып тора

«Ислам Идел буеның мөһим өлеше, анда традицион рәвештә мөселман динен тотучы 6 миллионга якын кеше яши», - диде Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкил.

Игорь Комаров: Ислам һәм христиан вәкилләренең тату яшәве баланс үрнәге булып тора
Рамил Гали

Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Идел буе территориясе Россия халыкларының традицион кыйммәтләрен саклау һәм гомумроссия гражданлык тәңгәллеген үстерү арасында баланс үрнәге булып торуын әйтте.

«Казан - Идел буе федераль округының ислам мәдәнияте үзәкләренең берсе. Ислам һәм христианлыкның төп дини конфессияләре 500 елга якын тату яши. Бу төрле мәдәният вәкилләре арасында үзара аңлашу өчен уңай шартлар тудырды. Ислам Идел буеның мөһим өлеше булып тора, анда традицион рәвештә мөселман динен тотучы 6 миллионга якын кеше яши», - диде ул «Россия-Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышында.

Игорь Комаров Идел буе федераль округында 2,5 меңнән артык мөселман дини оешмасы һәм 26 ислам дини уку йорты теркәлгәнен әйтте.

«Бүген Россиядә Идел буе федераль округы регионнарында безнең халыкларның мәдәниятен нәтиҗәле үстерергә барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Сүз мәгариф системасы, гражданлык җәмгыяте институтлары, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм социаль челтәрләрдә традицион мәдәниятне цифрлаштыру буенча интенсив үсеш алган нәтиҗәләр турында бара», - диде ул.

Игорь Комаров хакимият органнарының грант фонды, конкурс, ресурслар белән тәэмин итү һәм мәдәни күптөрлелекне саклап калу белән аерым юнәлешләрне субсидияләү аша ярдәм күрсәткәнен билгеләп үтте.

«Шул ук вакытта хәзер кешеләргә яңа кагыйдәләр, искәрмәләр көчләп тагыла. Россия моңа карата дәүләт һәм мәдәниятара мөнәсәбәтләрнең аек мәгънәле карашына нигезләнеп эшли. Бүгенге дискуссия хәзерге багланышларны ныгытырга ярдәм итә һәм яңа уртак проектлар башлануга этәргеч бирә. Идел буе федераль округы проектларны гамәлгә ашыру өчен мәйданчык булырга әзер», - диде Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкил.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100