Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Игорь Комаров Иннополисның инновацион технологияләрен уңай үсеш үрнәге дип атады
Проектлар Татарстанда гына түгел, тулаем Идел буе федераль округының барлык төбәкләрендә дә гамәлгә ашырылыр дип өметләнәм, ди Комаров.
(Иннополис, 27 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Россия Федерациясе Президентының Идел буе округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Иннополис шәһәрендәге инновацион технологияләрне уңай үсеш үрнәге дип атады. Бу хакта ул Идел буе федераль округы Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнары Ассоциациясенең утырышында сөйләде.
“Бирегә килгән саен ниндидер яңалык күреп була. Инновацион үсеш һәм цифрлы технологияләр кебек мөһим юнәлешне нәкъ менә монда карап була. Иннополиста без инновацион технологияләр үсешенең уңай мисалын күрәбез”, - диде ул.
Комаров билгеләп үткәнчә, Идел буе федераль округы дәрәҗәсендә “цифрлаштыру үсеше белән идарә итү, көндәлек эшчәнлектә цифрлы технологияләрне куллану” өчен төбәкләр тарафыннан хупланган ике проект формалаштырыла.
“Бу проектлар Татарстанда гына түгел, тулаем Идел буе федераль округының барлык төбәкләрендә дә гамәлгә ашырылыр дип ышанам", – дип искәртеп үтте ул.
Илкүләм проектлар турында сөйләгәндә, вәкаләтле вәкил аларны гамәлгә ашырганда киңәшләшеп эшләү мөһимлеген әйтеп узды. "Монда дөрес карарлар кабул итү өчен округның барлык төбәкләре канун чыгаручыларының үзара хезмәттәшлеге мөһим”, - диде Комаров.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз