news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Игорь Комаров илкүләм проектлар халыкка аңлатылып җиткерелергә тиеш дип саный

Президентның тулы вәкаләтле вәкиле җирле үзидарә органнары, җәмәгатьчелек вәкилләре, эшмәкәрләр фикерен исәпкә алырга кирәклеген әйтте.

Игорь Комаров илкүләм проектлар халыкка аңлатылып җиткерелергә тиеш дип саный
tatarstan.ru

(Иннополис, 27 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Россия Президентының тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров илкүләм проектлар халыкка аңлаешлы дәрәҗәдә җиткерелергә тиеш дип саный. Бу хакта ул Идел буе федераль округы Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнары Ассоциациясенең утырышында сөйләде.

“Халык нинди илкүләм проектлар алып барылуын аңларга тиеш, шуңа күрә тиешле аңлату эшләре алып бару зарур. "Хакимиятнең барлык дәрәҗәләрендә, шул исәптән җирле үзидарә органнары белән дә ведомствоара хезмәттәшлек итәргә кирәк”, - дип белдерде ул.

Игорь Комаров сүзләренчә, илкүләм проектларны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре Россиянең һәр субъектында, бурычларның төп өлеше гамәлгә ашырыла торган һәр муниципалитетта күренергә тиеш. "Бюджет акчаларын үзләштерүдә генә түгел, гражданнарның тормыш сыйфатын сизелерлек яхшыртуда да зур эшләр башкарасы бар”, - ди ул.

“Норматив-хокукый базаны үзгәртү кирәк булган очракта канун чыгару тәртибенә төзәтмәләр кертергә әзер булырга кирәк. Санкцияләнмәгән, яраксыз чүплекләрне бетерү һәм гражданнарны тузган, авария хәлендәге торактан күчерү, территорияләрне төзекләндерү, карап тоту һ.б. мәсьәләләр буенча җаваплылык йөкләнә”, - ди ул.

Игорь Комаров сүзләренчә, җайга салынган, эчтәлекле эш нәтиҗәсендә генә куелган максатларга ирешү мөмкин. “Илкүләм проектларны гамәлгә ашыру халык, җәмәгатьчелек вәкилләре, эшмәкәрләр һәм фәнни җәмәгатьчелек фикерен исәпкә алып башкарылырга һәм контрольдә тотылырга тиеш”, - диде ул.

Вәкил Россия Федерациясе Президентының “2024 елга кадәр Россия Федерациясе үсешенең илкүләм максатлары һәм стратегик бурычлары турында 204нче номерлы Указы" нигезләмәләрен гамәлгә ашыру хакимиятнең барлык органнары эшчәнлегенең өстенлекле юнәлеше булып торуын билгеләп узды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100