Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Игорь Комаров Идел буе федераль округында яшәүчеләрне 23 февраль белән котлады
Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров төбәк халкына 23 февраль уңаеннан котлау белән мөрәҗәгать итте.
Үзенең мөрәҗәгатендә ул билгеләп үткәнчә, бу бәйрәм батыр, намуслы һәм тугры патриотларны – Ватанны, ирекне һәм тыныч тормышны саклаучыларны берләштерә. Вәкаләтле вәкил Бөек Ватан сугышы ветераннарының, сугышчы-интернационалистларның һәм локаль конфликтларда катнашучыларның батырлыгы турында искә төшерде.
Комаров ассызыклаганча, бүген Ватанны саклаучылар гражданнар тыныч хезмәт итсен, балаларын һәм оныкларын тәрбияләсен өчен көн саен үз гомерләрен куркыныч астына куялар. Ул РФ Президенты Владимир Путин игълан иткән Россия халыклары бердәмлеге елында округ халкы тагын да ныграк берләшәчәк һәм сугышчыларга активрак ярдәм итәчәк.
Вәкил Идел буе халкына нык сәламәтлек, иминлек һәм киләчәккә ышаныч теләде, ә сакчыларга рухи ныклык, ышанычлы тыл һәм тизрәк өйләренә кайтуларын теләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз