Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Игорь Комаров Идел буе федераль округы ветераннарын Җиңү көне белән котлады
Ул Идел буе федераль округы халкын туган илебезне саклап калучы ата-бабаларыбызга лаеклы булырга чакырды.
(Казан, 8 май, "Татар-информ"). Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров ветераннарны һәм халкын Җиңү көне белән котлады. Бу хакта РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле матбугат хезмәте хәбәр итә.
"74 ел элек XX гасырның иң канкойгыч сугышы тәмамланды. Авыр көрәштә безнең халык тормыш, бәйсезлек һәм суверенитет алу хокукын саклап калды", - диде Комаров.
"Без ветераннарыбыз алдында әйтеп бетергесез бурычлы. Сез безнең өчен үрнәк. Без сезнең белән горурланабыз. Сезгә чын йөрәктән рәхмәт белдерәбез", - диде РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле.
Ул шулай ук Идел буе федераль округы халкын туган илебезне саклап калучыларга ата-бабаларыбызга лаеклы булырга чакырды.
"Җиңү бәйрәме мәңгегә халкыбызның бердәмлеге көне, Изге Хәтер көне булды! Безнең күк тыныч булсын. Илебез үссен һәм чәчәк атсын!" - дип йомгаклады Игорь Комаров.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз