news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Комаров Идел буе төбәкләре авыл территорияләре демографиясенә багышланган киңәшмә үткәрә

Пәнҗешәмбе, 26 мартта, Түбән Новгородта Идел буе төбәкләренең авыл территорияләрендә дәүләт демографик сәясәтен гамәлгә ашыруга багышланган Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров каршындагы Совет утырышы узачак. Очрашуда округның кайбер төбәк башлыклары катнаша, Татарстанны ТР Премьер-министры Алексей Песошин тәкъдим итә, дип хәбәр итә тулы вәкаләтле вәкилнең матбугат хезмәте.

Фикер алышуда шулай ук профильле федераль министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, Федераль Җыен вәкилләре катнаша. Утырышны Игорь Комаров үткәрә.

Идел буе федераль округы - Россиядә авылда яшәүчеләр саны буенча лидер. Биредә 7,8 миллион авыл кешесе яши, бу - илдәге барлык халыкның 21,5 проценты.

Халыкны саклау, сәламәтлекне ныгыту, гражданнарның иминлеген арттыру һәм гаиләгә ярдәм итү Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин тарафыннан 2036 елга кадәр Россия үсешенең илкүләм максатлары арасында билгеләнде. Өстенлекле бурычлар арасында туучылар санының гомуми коэффициентын күтәрү дә бар.

Идел буе федераль округы әлеге дәүләт программасын гамәлгә ашыру буенча алдынгы урынны били: 2026 елда округ төбәкләре өчен 22 миллиард сум федераль субсидияләр каралган, бу - ил буенча гомуми күләмнең 42 проценттан артыгы.

news_right_1
news_right_2
news_bot