news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Игорь Комаров: Халкыбыз бердәмлеге - Ватанны авыр вакытларда коткару нигезе ул

РФ Президентының Идел буенда Тулы вәкаләтле вәкиле округ халкын Халыклар бердәмлеге көне белән котлады.

Игорь Комаров: Халкыбыз бердәмлеге - Ватанны авыр вакытларда коткару нигезе ул
архив tatarstan.ru

(Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ»). Халыклар бердәмлеге көне Россия халкына үткәннең батырлыгын искә төшерә һәм киләчәк буыннарга сабак бирә. Бу хакта РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Идел буе халкына бәйрәм котлавында әйткән.

«Халкыбызның бердәмлеге - Ватанны иң авыр чорларда коткару нигезе ул. Халкыбыз өчен Ватанга тугрылык һәм бердәмлекне саклаган вакытта ирешеп булмаслык максатлар һәм хәл ителмәслек бурычлар юк. Сәламәтлек, бәхет һәм уңышлар телим!» - диелгән Игорь Комаровның котлавында.

  • Татарстанда бүген Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан тантаналы чаралар узачак. Бу көнне Казанда яшәүчеләр һәм кунаклар өчен муниципаль музейларга бушлай керү оештырыла, төрле концерт программалары һәм патриотик чаралар узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100