Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Игорь Комаров балалар һәлак булган Казан гимназиясе янында чәчәкләр салды
Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашу һәм хакимият органнары җитәкчеләре белән киңәшмә уздырды.
(Казан, 12 май, «Татар-информ», Алексей Угаров).Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров РФ Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән фаҗига урынында булдылар һәм Казанның 175нче гимназиясе янында чәчәкләр салдылар. Бу хакта Тулы вәкаләтле вәкил матбугат хезмәте хәбәр итә.
Игорь Комаров Казанга 11 май - фаҗига булган көнне килде. РФ мәгариф министры Сергей Кравцов һәм Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко белән бергә алар балалар янында хастаханәдә булды. Шулай ук Игорь Комаров Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашу һәм хакимият органнары җитәкчеләре белән киңәшмә уздырды.
«Белем бирү учреждениеләренең иминлеген һәм тиешенчә саклануын тәэмин итү хакимият органнары, хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек ведомстволары эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора. Безгә яшьләр белән профилактик эш алып барудан һәм Интернет челтәрен күзәтүдән башлап, белем бирү учреждениеләренең куркынычсызлыгын турыдан-туры тәэмин итүгә кадәр һәр мәсьәләне җентекләп тикшерергә кирәк», - диде Игорь Комаров.
Элегрәк «Татар-информ» кичә, 11 май көнне, 175нче мәктәпкә һөҗүм ясалуы турында хәбәр иткән иде. Вакыйга урынында шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та булды.
Бүген, 12 май көнне, Казанның барлык мәктәпләрендә дәресләр туктатылды, бу көн Татарстанда матәм көне дип игълан ителде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз