news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Игорь Чапурин "Татар-информ" МАда матбугат конференциясендә катнаша

Гаммәви мәгълүмат чараларын аккредитацияләү башланды

 (Казань, 8 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 9 сентябрьдә, "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында Игорь Чапурин һәм Антон Копылов катнашында матбугат конференциясе уздырылачак.

Искәртеп узабыз, 9 һәм 10 сентябрьдә Казанда беренче тапкыр Россия дизайнеры Игорь Чапурин һәм модалы PR өлкәсе эксперты Антон Копыловның мастер-класслары көтелә.

Матбугат конференциясендә Игорь Чапурин «Стайлинг знаменитостей и культура дресс-кода: красные дорожки, премии, коктейли» дигән мастер-класс, шулай ук үзенең эшчәнлеге һәм Казан модельерлары белән хезмәттәшлек тәҗрибәсе турында сөйләячәк.  

Антон Копылов «Интеллектуальная мода: марки, которые на слуху, и дизайнеры, которых хотят» дигән мастер-класс белән килә. Журналистларга ул эш тәҗрибәсе һәм үзенең эш программасы турында бәян итәр дип көтелә.  

Анда катнашу өчен гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре pr@tatar-inform.ru адресы буенча аккредитация уза ала.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100