news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Игорь Борисов: «Тавыш» хәрәкәте сайлауда хокук бозулар турында уйдырма тарата

Элек Иҗтимагый палата «Тавыш»ның Татарстанда күзәтүчеләр эшенә дәүләт хезмәткәрләрен җәлеп итү турында ялган хәбәр таратуын фаш иткән иде.

Игорь Борисов: «Тавыш» хәрәкәте сайлауда хокук бозулар турында уйдырма тарата
Рамиль Гали

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). «Тавыш» («Голос») хәрәкәте тараткан «Сайлауда хокук бозулар картасы»нда хәбәрләрнең өчтән икесеннән артыгы дөрес түгел. Шул турыда Россия Президенты каршындагы гражданлык җәмгыятен үстерү һәм Кеше хокуклары буенча советның мониторинг эш төркеме рәистәше Игорь Борисов белдерде. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

«Аларның эшчәнлеге («Сайлауларда хокук бозулар картасы» төзү) - белгечләр өчен эчке документ. Без мониторинг эш төркемендә картадан әлеге хәбәрләрне тикшерү өчен файдаланабыз. Әмма картада китерелгән хәбәрләрнең өчтән ике өлеше законны бозу булып тормый. Ә калган хокук бозуларның күпчелеге буенча чаралар күрелә», - диде Борисов.

Аның сүзләренчә, картада төрле очраклар, шул исәптән сайлау турында законнарны камилләштерү буенча тәкъдимнәр дә теркәлә. Моннан тыш, китерелгән әлеге фактларны «Тавыш» хәрәкәте үзе тикшерми.

Элегрәк Татарстан Иҗтимагый палатасы вәкилләре «Сайлауларда хокук бозулар картасы»нда дәүләт хезмәткәрләрен Татарстанның иҗтимагый күзәтүчеләре эшенә җәлеп итүгә кагылышлы хәбәрне кире каккан иде.

«Хәбәр авторлары үз гамәлләре белән җәмәгать күзәтүчеләрен күрәләтә дискредитацияләргә омтыла», — диелгән гариза текстында.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100