news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Игорь Бикеев тикшерү изоляторындагы тоткыннарның сайлауда катнашу хокукы барлыгын аңлатты

Игорь Бикеев тикшерү изоляторындагы тоткыннарның сайлауда катнашу хокукы барлыгын аңлатты
Фото: © "Татар-информ", Рамил Гали

Татарстанның Дәүләт Советы депутаты, юридик фәннәр докторы Игорь Бикеев Россия Президенты сайлаулары уңаеннан тикшерү изоляторындагы тоткыннарның сайлауларда катнашу хокукы барлыгын аңлатты.

«Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә журналистлар Игорь Бикеевтан тикшерү изоляторларында тоткарланучылар ни өчен Президент сайлауларында катнашуы турында кызыксынды.

«Җинаять кылган өчен хөкем ителеп, төрмәдә утыручыларның сайлауларда тавыш бирү мөмкинлеге юк. Тикшерү изоляторларында исә җинаять кылуда шикләнелә яки гаепләнә торган кешеләр тоткарлана. Аларга карата мәхкәмәнең гаепләү карары законлы көченә кермәгән була. Безнең илдә гаепсезлек презумпциясе гамәлдә. Суд тарафыннан гаепле дип танылмаган кеше - җинаятьче түгел. Ул җинаятьче булмагач, сайлауда катнашу ягыннан чикләнми, үз тавышын бирә ала», – дип аңлатты Игорь Бикеев.

Игорь Бикеев сүзләренчә, тикшерү изоляторларында тоткарланучылар электән сайлауда катнашу хокукына ия булган.

Фоторепортаж: Рамил Гали
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100