Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Игорь Бикеев Путин турында: Мондый дәрәҗәдәге сәясәтче – конкурентлы өстенлегебез
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның яңа срокка тәкъдим ителүе – Россия өчен зур уңыш. Икътисадны, дипломатияне, социаль һәм башка мәсьәләләрне яхшы белгән мондый дәрәҗәдәге сәясәтче, дөнья күләмендә хөрмәтле лидер – конкурентлы өстенлегебез. Казан инновацион университетының беренче проректоры, ТР Дәүләт Советы депутаты, юридик фәннәр докторы, профессор Игорь Бикеев шул фикердә.
«Владимир Путин – бик җаваплы кеше. Ватаныбыз, халкыбыз алдында бик җаваплы. Россиягә җитәкче булып ул шактый катлаулы чорда килде һәм ил үсешенә зур өлеш кертте. Илгә хезмәт итүгә ул изге бурыч кебек караганы, үзен тулысынча шуңа багышлавы сизелеп тора», – диде «Татар-информ» әңгәмәдәше.
Бикеев узган вакыт эчендә Россиянең зур юл үтүен әйтә – җимерелеп баручы дәүләттән ул дөньякүләм державалар сафына кайтты, төрле юнәлешләрдә үсештә. «Путинның бу алгарышта роле бәяләп бетергесез. Владимир Владимировичның энергиясе һәм эшкә сәләте шаккаттыра. Шулкадәр очрашу, киңәшмә, сөйләшүләр – искиткеч! Шәрыкъ илләренә соңгы сәфәрен искә төшерү дә җитә. Әле без күбесен белмибез дә, аның эшенең бер өлешен генә күрәбез», – дип ассызыклый ул.
Спикер үзе дә Путин катнашында гавәми чараларда берничә тапкыр булганы турында сөйләде. «Ул гади кешеләргә бик игътибарлы, сабыр, ихтирамлы мөнәсәбәттә. Халыкның проблемаларын сеңдерә, аңлый, эшенең бурычлары итеп кабул итә. Ул безгә бик кирәк», – диде Бикеев.
- Ватан Геройлары көненә багышланган тантанада Путин 2024 елгы сайлауда үзенең кандидатурасын тәкъдим итәргә теләве турында әйтте. Сайлау өч көн – 15-17 нче март көннәрендә узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз