Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Игорь Бикеев бүгенге сайлауларда кем җиңәчәген фаразлады
Профессор Татарстанда Россия Президенты сайлауларына бәя бирде.
(Казан, 18 март, “Татар-информ”, Лилия Локманова). “Һәр сайлауларда иҗтимагый оешмалар белән башкалардан күбрәк һәм яхшырак эшләүче кандидат җиңәдер. Әлеге оешмалардан ул халыкны нәрсә борчуын, аларның проблемаларын, ихтыяҗларын яхшырак белә, ишетә”, - диде Казан икътисад, идарә һәм хокук институтының җинаять хокукы кафедрасы профессоры Игорь Бикеев.
Сәясәтчеләр тагын да җаваплырак булсын иде. Сайлау алдыннан ике ай дәвамында, чынга ашмас вәгъдәләр биреп кенә, калмасыннар иде, ди ул.
Аның фикеренчә, Татарстанда Россия Президентын сайлау бик актив бара. “Мин үзем дә бүген иртән сәгать 10да сайлау участогына барып, тавышымны бирдем. Халык күп, актив. Татарстанда сәяси активлык даими, бүгенге сайлауларда да җитди хокук бозулар, гадәттән тыш хәлләр булмас дип өметләнәм”, - дип бәя бирде Игорь Бикеев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз