Игнасио де Андрес: «Татарстандагы кебек җиһазланган лабораторияне Россиядә күргәнебез юк»
Бу көннәрдә Татарстанның Дәүләт алкоголь инспекциясе Испаниядән кунаклар кабул итте
(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ). Бу көннәрдә Татарстанның Дәүләт алкоголь инспекциясе Испаниядән кунаклар кабул итте. Әлеге илнең шәраб җитешетрү компанияләренең берсе республика базарында үз продукциясен тәкъдим итәргә җыена. Эшне башлаганчы, Испания предприятиесе вәкилләре Татарстанга кертелгән шәраб сыйфатына Дәүләт алкоголь инспекциясе куйган таләпләр белән якыннанрак танышырга ниятләре барлыгын белдерделәр. “Татарстан бу тармакта шактый катгый тәртипләр урнаштырган өлкә дип ишеттем”, - ди, Испаниянең шәраб җитештерү компаниясе вәкиле Игнасио де Андрес.

Кунаклар Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесенең беренче урынбасары Аида Черкашина белән, тәфсилләп шәраб ясау серләре хакында гапь кордылар һәм лабораториядә булдылар. Соңгы ноктада испанлы гаҗәпләнүен яшермәде. “Сездәге кебек җиһазланган лабораторияне Россиядә күргәнебез юк. Биредә Мәскәүнекеннән дә кәттәрәк”, - диде Игнасио де Андрес саубуллашканда.