Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Игезәкләрнең ата-аналары һәр балага аерым пособие рәсмиләштерә ала
Ике һәм аннан да күбрәк баласы туган гаиләләр бала карау буенча пособиене һәр сабый өчен аерым алырга мөмкин. Моның өчен һәр балага гариза рәсмиләштерергә кирәк, дип хәбәр ителә Россия Социаль фонды документларында. Бу хакта РИА Новости яза.
Шул ук вакытта 1,5 яшькә кадәрге ике һәм аннан да күбрәк бала караган өчен пособие суммасы бергә кушыла, әмма түләү рәсмиләштерелгән әти яки әни кешенең уртача хезмәт хакының 100 процентыннан арта алмый.
Билгеләп үтелгәнчә, сабыйларны карау буенча ялны ата-аналар яки башка туганнары рәсмиләштерә ала. Мәсәлән, әни кеше бер баланы, ә әти кеше – икенчесен карый ала, шул ук вакытта икесе дә тиешле отпуск рәсмиләштерә һәм пособие ала ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз