news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Игелекле Казан” II форумына “Добро Mail.ru” һәм “Подари жизнь” фонды вәкилләре килде

Экспертлар катнашучыларны ике көн дәвамында хәйриячелек технологияләре, бизнес һәм хакимият кооперациясенең нәтиҗәле модельләре белән таныштырачак.

“Игелекле Казан” II форумына “Добро Mail.ru” һәм “Подари жизнь” фонды вәкилләре килде
Ильнар Тухбатов

(Казан, 6 декабрь, "Татар-информ", Ольга Голыжбина). Бүген Казан ратушасының колонналы залында “Игелекле Казан” II форумы үз эшен башлап җибәрде. Быел съездның спикерлары, модераторлары һәм кунаклары булып Россия медиамәйданын, оешма һәм хәйрия фондларын әйдәп баручы җитәкчеләр җыелды. Алар арасында “Добро Mail.ru” сервисы җитәкчесе Александра Бабкина, “Тормыш бүләк ит” – “Подари жизнь” хәйрия фонды директоры Екатерина Чистякова һәм башкалар бар.

6 һәм 7 декабрьдә – ике көн дәвамында экспертлар катнашучыларны хәйриячелек технологияләре, бизнес һәм хакимият кооперациясенең нәтиҗәле модельләре белән таныштырачаклар.

2017 елгы форум төбәкләр тәҗрибәсенә багышланган.

“Игелекле Казан” форумы 2016 елда Татарстан башкаласы мэриясе тарафыннан оештырылган иде. Проект шәһәрнең хәйрия оешмалары ярдәмен күздә тотып эшләнгән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot