Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Игелекле ихтыяр» оешмасы рәисе урынбасары Тубыл шәһәренең Мактау китабына кертелде
Тубыл шәһәренең «Игелекле ихтыяр» иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары Диләрә Гадирова Тубыл шәһәренең Мактау китабына кертелде. Шәһәрнең Мактау китабында намуслы хезмәт батырлыгы белән танылган күренекле шәхесләрнең, хезмәт коллективларының исемлеге бар.
«Тубыл шәһәре һәм районынының туган якны өйрәнүгә, тарихи–мәдәни мирасны саклауга, популярлаштыруда керткән өлеше өчен Диләрә Гадированы Тубыл шәһәр Думасы утырышында шәһәрнең Мактау китабына кертү буенча карар бертавыштан кабул ителә», дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.
«Игелекле ихтыяр» иҗтимагый оешмасы әгъзалары тубыллыларның һәм хакимият вәкилләренең игътибарын ташландык хәлдә булган тарихи–мәдәни объектларга игътибарларын җәлеп итәргә тырышалар. «Игелекле ихтыяр»ның эш юнәлешенең берсе – Тубылда «Том Сойер Фест» фестивален үткәрү. «Игелекле ихтыяр» вәкилләре беренчеләрдән булып Тубыл шәһәренең Муса Җәлил урамындагы 33 нче агач йортны буяп, матурлап, яңартып хуҗаларын да сөендерделәр, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз