Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Игелекле гамәл дәвам итә
Игелекле гамәл дәвам итә
(Казан, 28 декабрь, “Татар-информ, Әлмира Һәдия). Бүген Казан медицина көллияте һәм 13нче санлы китапханә җитәкчелеге Лаеш ятимнәр йорты балаларын яңадан көллияткә кунакка чакырдылар. Балалар иртәнге якта циркта булдылар, аннары аларны тәмле ризыклар белән сыйладылар.
Һәр елны Яңа ел алдыннан әлеге ятим балаларга көллият студентлары концерт оештыра. Шунысы да куанычлы: 6 ятим бала быел бу көллияткә укырга кергән һәм аны тәмамлаучылар да байтак. Биредә балаларга бәйрәм уңаеннан күчтәнәчләр, бүләкләр тапшырыла. Быел да аларга, чын мәгънәсендә, бәйрәм оештырганнар.
Балаларга мондый чараны оештыруда көллият директоры Зөһрә Хисаметдинова, директор ярдәмчесе Хәтимә Шәрәфетдинова, оештыручы-педагог Евгения Чернова, укытучылар Мөсәмирә Салиева, Рәис Миңгәрәев, Гөлнур Ногманова, Наилә Шәкүрова, Әлмира Мөхәммәтова, китапханә мөдире Сания Минкина һәм китапханәдә 14 ел буе эшләп килүче һәм балаларга дин нигезләрен аңлатучы Фидания Мөбәрәкшина, Фальянур Галиуллина һәм китапханә хезмәткәрләренең өлеше зур. Бүгенге бәйрәмне оештыручыларга балалар йорты җитәкчесе Рузалия Вәлиуллина һәм тәрбиячеләр үзләренең олы рәхмәтләрен ирештерделәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз