news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Игелекле эшләр көне» фонды мохтаҗлар өчен әйберләр җыя

12 һәм 13 августта Казанда әйберләр җыю буенча хәйрия акциясе узачак. Алар «Игелекле эшләр көне» фонды карамагындагы кешеләргә тапшырылачак.

Оештыручылар яхшы хәлдәге чиста киемнәрне кабул итәчәк, китерелгән әйберләрнең төсе, үлчәме һәм фасоны мөһим түгел. Кием-салым һәм аяк киемнәрен 10:00 дән 19:00 гә кадәр тапшырырга мөмкин булачак. Җыю урыны – Хөсәен Ямашев проспекты, 46/33 адресы буенча урнашкан сәүдә үзәге парковкасы. Монда ук бинаның беренче катында «Яхшы куллар» склады контейнеры урнаштырылган, аның аша һәр көнне 10:00 дән 22:00 гә кадәр әйберләрне тапшырырга мөмкин, дип хәбәр итә «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды матбугат хезмәте.

Шулай ук Казанда «Яхшы куллар» киемнәрне даими кабул итү пунктлары эшли. Алар Восстание ур., 59 һәм Калинин ур., 3 адреслары буенча урнашкан. Соңгы адрес буенча мохтаҗларга әйберләр дә тапшырыла. Ел саен складта 12 меңгә якын кеше кием-салым, аяк киеме, көнкүреш техникасы һәм башка кирәк-яраклар ала.

Исегезгә төшерәбез, узган ел хәйрия акциясендә Казанның 500 дән артык кешесе катнашты. Бер көн эчендә оештыручылар ике тоннадан артык җылы кием җыеп алдылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100