news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иганәчеләр Башкортстанның Стәрлебаш китапханәсенә татар басмаларын яздыра

Хисаметдин Исмәгыйлев район халкын татарча укудан биздермәс өчен пенсия акчасыннан елга 5-6 мең сумын кызганмавын белдерде.

Иганәчеләр Башкортстанның Стәрлебаш китапханәсенә татар басмаларын яздыра
Рифат Каюмов

Берничә иганәче Башкортстанның Стәрлебаш авылындагы район китапханәсенә татар газета-журналларын яздыра.

«Татар-информ» хәбәрчесе 21 мартта Стәрлебаш китапханәсендә язучы Хисаметдин Исмәгыйлев белән очрашуда катнашты. Ул киштәләрдә торган «Казан утлары», «Мәйдан», «Безнең мирас», «Сөембикә» журналларына, «Мәдәни җомга» газетасына игътибар итте.

«Татарстанда чыга торган татар басмаларын китапханәгә берничә иганәче яздыра. Шуларның берсе – районыбызда яшәп, иҗат итүче язучы Хисаметдин Исмәгыйлев. Татар газета-журналларын сораучылар күп. Яңа саннар килгәнен китапханәгә йөрүчеләр көтеп ала. Кызганыч, бюджеттан бирелгән акча үзәк газеталарга гына җитә», - диде китапханә мөдире Рабига Надыршина.

Хисаметдин Исмәгыйлев район халкын татарча укудан биздермәс өчен пенсия акчасыннан елга 5-6 мең сумын кызганмавын белдерде. «Киләсе яртыеллыкта «Сабантуй» белән «Салават күпере»нә дә язылу оештырырга ниятлим», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100