Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Игътибар!//ЙӨЗ ЕЛЛЫК МАТБУГАТЫБЫЗ//11 март, №10
Игътибар!//ЙӨЗ ЕЛЛЫК МАТБУГАТЫБЫЗ//11 март, №10
2005 ел — Татарстан һәм барлык татар халкы өчен зур юбилейлар елы. Шуларның берсе – татар вакытлы матбугатының 100 еллыгы.
Моннан нәкъ йөз ел элек, 1905 елда Петербург шәһәрендә хөкүмәт рөхсәте белән “Нур” исемендәге беренче рәсми татар газетасы нәшер ителә башлаган. Татар телендәге милли матбугатны булдыру омтылышлары аңа кадәр бер гасырлап элек, XIX йөз башында ук башланган булса да, патша хөкүмәте татар газета-журналлары чыгаруны тыеп килгән. Ләкин татар галимнәре, әдипләр һәм зыялылар изге ниятләрен тормышка ашыру өчен көрәшкәннәр. Газеталар һәм журналлар чыкмаган дәвердә өстәл календарьлары, төрле альманах-җыентыклар матбугатка булган ихтыяҗны берникадәр үтәп килгәннәр.
Ниһаять, 1905 елда Россиядәге инкыйлаб хәрәкәтләре нәтиҗәсендә матбугат ирегенә юл ачыла. Татар халкы бу форсаттан файдаланып, үз телебездә, төрле юнәлеш-тармакларга караган матбугат булдыру эшенә керешә. Петербург, Казан, Мәскәү, Оренбург, Җаек, Әстерхан, Уфа, Самара һ.б. калаларда татар газеталары һәм журналлары бер-бер артлы мәйданга чыга. 1917 елга кадәр нәшер ителгән татар газета һәм журналларының исәбе йөздән арта. ХХ гасыр башының күренекле татар зыялылары, галимнәре һәм әдипләренең һәммәсенең диярлек иҗади һәм иҗтимагый эшчәнлекләре татар матбугаты белән тыгыз бәйле. Февраль революциясеннән соңгы чорда, ватандашлар сугышы дәверендәге татар матбугаты, татар хәрби матбугатының формалашуы, совет чоры матбугатыбызның тарихы да гаҗәеп бай һәм кызыклы.
Илдәге үзгәртеп кору чорында татар милли матбугаты яңа сулыш алды, яңарды һәм җанланды. 1980 еллар ахырыннан Татарстанга һәм Россиянең башка төбәкләрендәге татар телендәге матбугат өчен яңа дәвер башланды.
Чит илләрдә төрле елларда дөнья күргән татар матбугатының да язмышы үзенчәлекле. Туган илдән, ватаннан читтә булса да, ул да безнең гомуми рухи байлыгыбызның аерылгысыз бер өлеше.
Йөз еллык гомергә ия булган татар матбугаты тарихы ни дәрәҗәдә өйрәнелгән соң? Милли журналистикабызга нигез салган һәм аның үсешенә зур өлеш керткән каләм әһелләребезнең иҗади мирасларын барлау ничегрәк тора? Хәзерге татар журналистларының һөнәри осталыкларын камилләштерү юллары нинди? Татар мәгълүмат кырында заманча технологияләр ни дәрәҗәдә кулланыла? Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребезнең матбугат һәм мәгълүмат ихтыяҗын канәгатьләндерү ничегрәк тора? Милли матбугатыбызны киләчәктә нәрсә көтә?
Шушы һәм башка сорауларга бергәләшеп җавап эзләү, борчыган мәсьәләләрне ачыклау максаты белән шушы елның 17 маенда Казан дәүләт университетының журналистика һәм социология факультеты тарафыннан “Йөз еллык матбугатыбыз: үткәне, бүгенгесе, киләчәге” дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция оештырылачак.
Конференциядә катнашу өчен журналистлар, галимнәр һәм студентлар чакырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз