Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
ИФО төбәкләре арасында Татарстан хезмәт хакы күләме буенча лидерлык позицияләрен биләп тора
2014 нче елда ТРда уртача хезмәт хакы 27 мең 597 сум тәшкил иткән
(Казан, 30 гыйнвар, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Статистика органнары мәгълүматлары буенча, Татарстанда уртача айлык хезмәт хакы 10,1 процентка артып, 2014 нче елда 27 мең 597 сумны тәшкил иткән. Реаль хезмәт хакы 2,7 процентка арткан. Бу хакта бүген ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэми итү һәм социаль яклау министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында төп доклад белән чыгыш ясаган министр Эльмира Зарипова хәбәр итте. Утырышта ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнаша.
Эльмира Зарипова ассызыклаганча, Идел буе федераль округы төбәкләре арасында Татарстан хезмәт хакы күләме буенча лидерлык позицияләрен биләп тора. Аның әйтүенчә, акчаның вакытында түләнүе мәсьәләсенә аеруча игътибар бирелә. Статистика мәгълүматлары буенча, республикада хезмәт хакы буенча бурычлар 2,5 мәртәбә кимегән. 2014 нче елның 1 нче гыйнварына бурыч 119,8 млн сум булган булса, агымдагы елның 1 нче гыйнварына ул 47,8 млн сум тәшкил иткән. Министр 2014 нче елның 13 нче августында ТР Профсоюзлар федерациясе, ТР Эш белән тәэмин итүчеләр берләшмәләренең координацияләү советы һәм ТР Министрлар Кабинеты арасында төзелгән килешү нигезендә, Татарстанның икътисадның бюджеттан тыш секторында минималь хезмәт хакы 6420 сум күләмендә билгеләнгәнен искәртеп узды. Россия Федерациясендә ул - 5 мең 554 сум.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз