news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иерусалим шәһәре 2019 елда Ислам мәдәнияте башкаласы дип игълан ителде

Бу карарны Мәгариф, фән һәм мәдәният буенча Ислам оешмасы (ИСЕСКО) чыгарган.

(Казан, 14 гыйнвар, "Татар-информ"). Мәгариф, фән һәм мәдәният буенча Ислам оешмасы (ИСЕСКО) Иерусалим шәһәрен 2019 елда Ислам мәдәнияте башкаласы дип игълан итте. Бу хакта оешма җитәкчесе Абдулазиз бин Осман аль-Тувейджри Рабат шәһәрендә әйткән. Әлеге хәбәрне Анадолу сайты яза.

Тувейджри сүзләренчә, Иерусалимның мәдәни мирасын саклау буенча халыкара бергәлеккә һәм мөселман илләренә ярдәм итү өчен комплекслы программа башланган.

Ул оешмага керүче илләрне ИСЕСКО инициативасын хупларга чакырган.  

news_right_1
news_right_2
news_bot