news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Идрис хәзрәт белән Малик хәзрәт кая киткәннәр – “Шәһри Чаллы” газетасы

Аларның берсе илебездән еракта яши.

(Казан, 27 сентябрь, “Татар-информ”). Чаллыдагы “Тәүбә” мәчетенең элекеге имам-хатыйбы Идрис Гәләветдин шушы вазыйфадан киткәч кайда икән, дип күпләр кызыксына. Ул бөтен гаиләсен алып, тагы да белем туплау йөзеннән, Мороккога киткән икән. Җәмигъ мәчет имамы Мәлик хәзрәт исә хәзер Чаллының “Чишмә” мәчетендә эшли. Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан бер төркем дин әһелләре Коръәнне татарчага тәрҗимә итә, Мәлик Ибраһим да бу эштә үз өлешен кертә. Моннан тыш, хәзрәт бер төркем милләттәшләребезне хаҗда озатып йөргән, дип яза “Шәһри Чаллы” газетасы.

“Тәүбә” мәчете Чаллы шәһәрендә узган гасырның 90 нчы елларында төзелгәнен, Идрис хәзрәт Галәветдин аның беренче имам-хатыйбы булуын искәртик.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot