Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Идрис Газиев Казанда Алмаз Монасыйпов юбилеенда җырлый
Идрис Газиев Казанда Алмаз Монасыйпов юбилеенда җырлый
(Уфа, 13 декабрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда яшәп иҗат итүче танылган татар җырчысы Идрис Газиев Казанга зур сәнгать бәйрәменә китте. Анда ул иртәгә күренекле композитор һәм дирижер, Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты, Тукай бүләге иясе Алмаз Закир улы Монасыйповның 80 яшьлек юбилее кичәсендә җырлый. Әлеге истәлекле бәйрәм Салих Сәйдәшев исемендәге дәүләт Зур концерт залында үтә һәм анда Идрис Газиев юбилярның “Тукай аһәңнәре” вокаль-симфоник поэмасын башкара.
Алмаз ага Монасыйпов белән Идрис Газиевне күптән инде тыгыз иҗади хезмәттәшлек бәйли. “Тукай аһәңнәре” вокаль-симфоник поэмасының солисты итеп тә Алмаз ага нәкъ менә Идрис Газиевне сайлады. Бу поэманың премьерасын тамашачылар элегрәк тыңлаган иде инде. Әлеге музыкаль әсәрне юбилей кичәсендә Идрис Газиев күренекле дирижер Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге Татарстан дәүләт симфоник оркестрына кушылып башкара. Рөстәм Абязов белән дә Идрис Газиев күптән иҗади хезмәттәшлектә. Ул җитәкләгән “Ля Примавера” камера оркестры белән бергәләп, алар моңарчы Казанда гына түгел, ә чит илләрдә дә чыгыш ясады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз