news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Идрис Газиев: Без, берничә буын татар җырчылары, Илһам абый Шакировны үрнәк итеп тотабыз

Татарстанның һәм Башкортстаның халык артисты, Россиянең атказанган артисты Идрис Газиев Илһам Шакиров белән бәйле истәлекләре белән уртаклашты.

Идрис Газиев: Без, берничә буын татар җырчылары, Илһам абый Шакировны үрнәк итеп тотабыз
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

– Без, берничә буын татар җырчылары, Илһам абый Шакировны һәрвакыт үрнәк итеп тотабыз. Салих Сәйдәшев – музыкада, Габдулла Тукай – шигърияттә, Бакый Урманче – сынлы сәнгатьтә, Илһам абый Шакиров – җыр сәнгатендә дип, юкка гына әйтмибез. Өйдә – авыл йортында – Илһам абыйның язмаларын, аның пластинкаларын тыңлап, җырларны өйрәнгән идем. 13-14 яшьтәге малай идем. Илһам Шакировка кушылып җырлап: «Эх, җырчы булсам, җырчылыкка укысам иде, Казаннарга барып, концерт куйсам икән, концертка Илһам Шакиров килсә иде һәм, сәхнәгә менеп, миңа чәчәк бәйләме бүләк итсә иде», – дигән бик зур хыялым бар иде.

Озак еллардан соң, 1992 елда, хыялым тормышка ашты. Илһам Шакиров Казандагы Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында узган концертыма килеп, сәхнәгә менеп, миңа чәчкәләр бүләк итеп, изге теләкләр теләде. Илһам абый Шакиров мине җырчы буларак кабул итте. Кабул итмәсә, чәчкәләр күтәреп, сәхнәгә менмәс иде. Моннан да кадерлерәк мизгелне белмим, әйтә алмыйм. Кечкенәдән шушы хыял белән яшәдем. Ул хыял миңа җырчы булып китәргә этәргеч бирде, мин бик яхшы укытучылар кулына эләктем: гомере буе Уфада эшләгән профессор Миләүшә Мортазина. Мин анда 9 ел укыдым, җыр сәнгате серләрен өйрәндем. Илһам абый Шакиров һәрвакытта да безне озатып килде.

Аның белән танышу вакытлары, якыннан аралашу – аерым бер дөнья. Чөнки Илһам абый бик нык ярдәмчел булды. Аның белән танышкан көннән үк уртак тел таптык. Илһам абыйдан композиторлар, шагыйрьләр, гомумән, җыр сәнгатенә кагылышлы әйберләр турында киңәш сорый идем, аның белән аралашып, ул теләк-фикерләрен җиткерә иде. «Идрис Газиев тәкъдим итә» тапшырулар циклын эшләгәндә бик җылы аралаштык. Аеруча композитор Мансур Мозаффаров белән бәйле булган фильмда ул миңа бик ярдәм итте. Шул ук вакытта үзе дә интервью бирде, Мансур аганы сагынып, аның иҗаты, язмышы, язма стиле, романсларын башкару серләре турында сөйләгән иде. Мансур Мозаффаровның күп җырлары, романслары Илһам Шакировның тавыш мөмкинлекләрен күз алдында тотып язылган, – ди ул.

Татарстанның һәм Башкортстаның халык артисты, Россиянең атказанган артисты Идрис Газиев белән Зилә Мөбәрәкшина әңгәмәсен «Интертат» сайтында укый аласыз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100