news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Идея” технопаркында Ленинград өлкәсе делегациясе булды

Кунакларда бигрәк тә “Идея-1000” инновацион проектлар үсеше программасы кызыксыну уятты

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). 1–3 декабрьдә Ленинград өлкәсенең Икътисади үсеш һәм инвестицион эшчәнлек комитеты вәкилләре Татарстанда эш сәфәрендә.
Куналар икътисад, социаль, территориаль, инвестицион һәм инновацион сәясәт өлкәсе мәсьәләләре буенча республиканың министрлыклары, ведомстволары һәм оешмалары белән очрашу серияләрен үткәрү максатыннан килде.
Ленинград өлкәсе делегациясе Татарстанда сәфәре кысаларында “Идея” технопаркында булды, дип хәбәр итә технопаркның матбугат хезмәте. Делегацияне Ленинград өлкәсенең Икътисади үсеш һәм инвестицион эшчәнлек комитеты рәисе урынбасары, социаль-икътисади үсеш департаменты башлыгы Валентин Чмиль җитәкли.
“Идея” технопаркының генераль директоры Сергей Юшко технопарк буенча экскурсия үткәрде һәм аның эшчәнлеген тәкъдим итте, инфраструктурасы, үткәрелә торган программалар һәм конкурслар, Лазер үзәге эшчәнлеге һ.б. турында сөйләде. Кунакларда бигрәк тә “Идея-1000” инновацион проектлар үсеше программасы кызыксыну уятты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100