news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Идея” технопаркында интеллектуаль милекне яклау мәсьәләләре хакында фикер алышалар

Конференциядә Россия Федерациясенең әйдәп баручы патентлы вәкилләре катнаша

(Казан, 27 октябрь, “Татар–информ”, Наталья Рыбакова). Бүген Казанда хәзерге этапта предприятиеләрнең интеллектуаль милкен саклау һәм яклау мәсьәләләре буенча III еллык фәнни–гамәли конференция ачылды. Бу хакта “Идея” технопаркының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Конференцияне ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, интеллектуаль милек, патент һәм тауар билгеләре буенча Федераль хезмәт, “Городисский һәм партнерлар” юридик фирмасы, “Идея” Инновация–җитештерү технопаркы” ААҖ оештырды.
Конференциядә Россия Федерациясенең әйдәп баручы патентлы вәкилләре һәм интеллектуаль милек өлкәсендәге белгечләр, оешма, предприятиеләр, югары уку йортлары, фәнни–тикшеренү институтларының әйдәп баручы белгечләре, технологлар, конструкторлар, инженерлар, дәүләт хезмәткәрләре, уйлап табучылар, патент һәм авторлык хокукы өлкәсендәге белгечләр, юристлар, маркетологлар катнаша.
Конференциядә катнашучылар РФ Гражданнар кодексының IV өлеше һәм интеллектуаль милек, патент һәм тауар билгеләре буенча Федераль хезмәтнең административ регламентлар гамәлләре яктылыгында интеллектуаль милекне хокукый яклау мәсьәләләре буенча хакимият органнарының эш тәҗрибәсе, хокукый саклау өлкәсендәге контроль һәм фәнни–техник эшчәнлек нәтиҗәләрен куллану һәм башка мәсьәләләр хакында фикер алышачак.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100