Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
^“Идея” технопаркы белгечләре Франциянең “София Антиполис” технопаркында стажировка үтәчәк
^“Идея” технопаркы белгечләре Франциянең “София Антиполис” технопаркында стажировка үтәчәк
(Казан, 16 март, “Татар-информ”, Әнвәр Минһаҗев). “Идея” Инновация-производство технопаркы” ААҖ генераль директоры вазифаларын башкаручы Сергей Юшко Каннада уздырылган «MIPIM-2006» Халыкара коммерцияле күчемсез милек күргәзмә-ярминкәсендә катнашу барышында потенциаль инвесторлар һәм технопарк партнерлары белән сөйләшүләр үткәргән.
“Татар-информ” агентлыгына “Идея” ИПТ матбугат сәркатибе Елена Хәйруллина “Татар-информ” агентлыгына хәбәр иткәнчә, Көньяк Африка республикасының кайбер компанияләреннән технопарк инновация проектларын гамәлгә кертүне инвестицияләү турында тәкъдимнәр кергән. Әйтик, «Geodiz» компаниясе вәкилләре “Идея” ИПТ базасында логистика үзәге төзү тәкъдиме керткән. Технопаркның милек комплексын гомуми тәкъдир итү чит ил инвесторлары һәм эшкуарлары арасында уңай тәэсирләр уяткан.
Франциядә Сергей Юшко шулай ук “София Антиполис” технопаркында Вальбонн районында булган һәм технопарк президенты Жан Пьер Москарелли һәм аның башкаручы директоры Фернанд Бранши белән сөйләшүләр алып барган. Сөйләшүләр нәтиҗәсендә “София Антиполис” җитәкчелеге үз базасында “Идея” технопаркы белгечләре өчен стажировка оештырырга тәкъдим иткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз